Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Минзәлә районы укучыларына портфельләр тапшырылды

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Минзәлә районында беренче сыйныфка баручы 62 балага һәм Донецк халык республикасыннан кайткан ике укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Игелек чарасының максаты – матди кыенлыклар кичергән гаиләләрдәге балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Район мәдәният йорты каршында узган әлеге бәйрәмгә балалар иң якын кешеләре – әти-әниләре белән килгән иде. Тантаналы чараны ачып, район башлыгы Айдар Салахов балаларны тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басулары белән тәбрикләде.

–Традиция буенча, депутатлар, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр бу акциядә һәр елны актив катнаша. Районыбызда шундый киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр булу – сөенечле күренеш. Минзәлә елдан-ел үсә, балалар, яшьләр һәрьяклап үссен өчен шартлар тудырыла. Балалар бәхетле булсын. Мәктәпкә җыенган беренчеләребезгә, әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап, яхшы укуларын, уңышлар белән сөендереп торуларын телибез, – диде ул.

Әлеге бәйрәмдә 1 нче сыйныфка керүче укучылар белән беррәттән Минзәлә шәһәренең мәктәплщренең берсендә белем алучы Донецк Халык Республикасыннан кайткан ике укучы да бар иде. Аларга да канцелярия товарлары тутырылган портфельләр тапшырылды.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә районыбыз хуҗалыклары да бик теләп кушылды. “Август” компаниясе “Мензелинское ОСП” хуҗалыгында (5 авыл җирлеге) хезмәт куючы хезмәткәрләрнең 1 сыйныфка баручы балаларына канцелярия товарлары алу өчен 16 мең сум акча тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев