Татарстанда кайбер пенсионерлар өстәмә социаль түләү алырга хокуклы.
Өстәмә түләү регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган эшләмәүче пенсионерларга бирелә. 2026 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 13 844 сум тәшкил итә.
Кем алырга хокуклы
Социаль өстәмә түләү гаризасыз билгеләнә. Пенсионерга Россиянең социаль фондына мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә яки өстәмә документлар рәсмиләштерергә кирәкми – исәп-хисаплар автоматик режимда үткәрелә.
Пенсионерның җыелма кеременә нәрсә керә
Социаль өстәмә түләү хокукын билгеләгәндә, пенсия һәм социаль түләүләрнең төрле төрләре исәпкә алына. Аерым алганда, исәп-хисапка:
- - пенсионерга билгеләнгән барлык пенсияләр, шул исәптән граждан рәсми рәвештә баш тарткан түләүләр дә;
- - ашыгыч пенсия түләүләре;
- - дәүләт алдындагы аерым казанышлар өчен билгеләнгән түләүләрне дә кертеп, социаль ярдәмнең өстәмә чаралары;
- - айлык акчалата түләү, шулай ук күрсәтелә торган социаль хезмәтләр җыелмасының акчалата эквиваленты;
- - региональ социаль түләүләр һәм ярдәмнең башка чаралары, бер мәртәбә бирелә торган пособиеләр һәм түләүләрдән тыш.
Димәк, өстәмә социаль түләү хокукы пенсия күләменнән генә түгел, ә граждан тарафыннан алына торган башка даими керемнәр һәм социаль ярдәм чаралары җыелмасыннан да чыгып билгеләнә, дип яза Татар-информ.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев