Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районы китапханәчеләре татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнаштылар

Җыенда татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелде.

3 апрельдә  II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачылды. Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар төбәк тарихын өйрәнү буенча башкарылган эшләре турында сөйләшәчәк, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак.

Барлыгы җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнаша. Шулар арасында Минзәлә  районнан да  4   вәкил  бар. Алар - Ахметзянова В. В.  – Аю, Султангалиева И.М. - Әтрәкле,  Гараева М.М. - Таусаты Байлар,  Сахабетдинова Г.Х.  – Дәвек авылы китапханәчеләре.

Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр:

Тарихи-мәдәни мирас һәм табигать объектларын өйрәнү

Архив һәм музей материаллары белән эшләү тәҗрибәсе

Татар авыллары тарихын язуһәм материал җыю тәҗрибәсе

Югалган татар авылларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү

Туган якны өйрәнү һәм төбәк этнотуризмын үстерү

Мәктәптә туган як тарихын укыту һ.б.

 Җыенда  “Тарихчылар алар дәүләт тарихын яза. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын  милләт язмышлары аша яза. Алар милләт тарихы елъязмасын булдыра,” — диде  Фәүзия Бәйрәмова.

Бүгенге көн программасы:

РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм ТР архив эшләренә багышланган китаплар  күргәзмәсе белән танышу
«Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәл
«Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дигән темага сессия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев