Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин

“Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм”, - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.
Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе, нинди ММЧ лар хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Көн дәвамында үзәккә 30 лап эксперт киләчәге турында хәбәр ителде. Бу политологлар, галимнәр, халыкара күзәтүчеләр һәм башкалар. “Пирамида” сарае бүген үзенә күрә дискуссия мәйданчыгы булачак. Мәгълүмати-эксперт үзәгендә 40 ММЧ дан 150 дән артык журналист аккредитацияләнгән.
“Республика, ил һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга булган Россия Президентын сайлау буенча күп айлык сайлау алды кампаниясе тәмамланды. Узган елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы законга төзәтмәләр кертеп, сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Россия һәм төбәкләрдәге Иҗтимагый палаталарга йөкләгәч, бу шундук берничә сорау уятты. Ник? Болай булганы юк иде бит? Мин әйтер идем, без моңа таба күптәннән барабыз. Чөнки Иҗтимагый палата төрле юнәлешләрне, иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Татарстанда 6 меңгә якын коммерцияле булмаган оешма исәпләнә, алар сәясиләштерелмәгән. Әлбәттә, иҗтимагый оешмалар фикере әһәмиятле. Минемчә, законга төзәтмәләр кертү гадел булды. Безгә мониторинг уздыру йөкләнде. Бу тавыш бирү көне генә түгел, кандидатларның чыгарылуы, сайлау штаблары, сайлау фондлары формалашуын да күзәтү”, - дип белдерде Анатолий Фомин.
Иҗтимагый палата рәисе сайлау процессының барлык этаплары җәмәгать күзәтүчеләре игътибарында булуын билгеләп узды. “Без эшче төркемнәрне формалаштырдык. Алар 3 меңгә якын күзәтүчене өйрәтү белән шөгыльләнде. Бу барлык 43 муниципаль бермәлек вәкилләре. Барлык катламнар тәкъдим ителде. Без сайлау участокларында күзәтүчеләр аеруча объектив бәяләмә бирер дип өметләнәбез. Бүген көн дәвамында 2817 сайлау участогыннан күзәтүчеләрдән мәгълүмат килеп торачак. Без көн азагында йомгак ясарбыз. Эксперт үзәгенең максаты – дискуссияләр уздыру, барлык сәяси көчләр белән очрашу. Көн дәвамында барлык кандидатларның сайлау штаблары җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Аларның фикерләрен ишетәчәкбез. Без политологларны, галимнәрне тыңлаячакбыз. Сайлау участоклары ябылгач, якынча нәтиҗәләр игълан итәчәк. Иртәгә, берсе көнгә 6 елга сайланачак Россия Президенты исемен ишетәчәкбез”, - диде Фомин.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 май 2022 - 11:22Минзәләдә Кадомцевлар урамының бер өлешендә ремонт эшләре башланды Урамның бер өлешендә чокырлар ремонтлана, икенче башында капиталь ремонт үткәрелә.00
-
12 май 2022 - 15:23«Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 2022 елның 13 май саны анонсы Шәһәрдә Җиңү көне уңаеннан зур күләмле бәйрәм чаралары –парад һәм агитбригада концерты турында 1, 6, 8 биттә укыгыз.00
-
5 май 2022 - 16:55"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 6 май саны анонсы Күптән түгел «Тантана» театраль премиясе җиңүчесе булган Татарстан Республикасының атказанган артисты Динара Акматова белән әңгәмәбез 4 нче биттә чыга.00
-
1 май 2022 - 06:56Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы Хөрмәтле татарстанлылар!00
-
28 апрель 2022 - 16:26"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 29 апреле саны анонсы Тумышы белән Казаннан булган Минзәләнең иң яхшы почтальоны Светлана Умеркаева турында 1 биттә укыгыз.00
-
26 апрель 2022 - 10:21Гүзәлия Хамматова - "Син тормышка гашыйк идең..." 26 апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне00
-
24 апрель 2022 - 09:4025 апрельне көтәбез: болытлы булса алдагы ике көндә яңгыр яварга мөмкин Халык сынамышларының алдагы чыгарылышында укчыларыбыздан, даталарны карап барып, фараз белән чынбарлыкның чагышуына игътибар итүләрен сораган идек.00
-
24 апрель 2022 - 07:02Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов КОТЛАВЫ Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!00
-
21 апрель 2022 - 16:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 22 апрель, 2022 ел саны анонсы Минзәләдә күпфатирлы йортларда рейдлар үткәрү дәвам итә – бу хакта 3 биттә.00
-
14 апрель 2022 - 13:54"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 15 апрель, 2022 ел саны Газетабыз журналисты кибетләрдә бәяләрне мониторинглауда катнашты – 3 бит.00
-
12 апрель 2022 - 14:41Инзилә Галиуллина - "Йөз яшәр наратның күз яшен..." Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Инзилә Галиуллина иҗаты00
-
9 апрель 2022 - 18:44Садакка даруханә кирәк Шәһәребезнең Садак бистәсе соңгы елларда зурайганнан зурая, матурайганнан матурая бара. Яңадан яңа йортлар калка, газ кертелә. Кибетләр эшләп тора, юллар салынып килә. Быел футбол манежы төзелә башлады, алдагы елларда мәктәп төзү дә планлаштырыла. Дөресен генә әйткәндә, биредә үзе бер яңа шәһәр барлыкка килеп бара.00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
16 май 2022 - 11:18Җирдә дым җитәрлек15 нче май көнне-2,5 миллиметр яңгыр, ә 16 нчы май көнне 3 милиметрдан артык яңгыр яуды.00
-
16 май 2022 - 11:08Минзәлә районында язгы чәчү 77,1 процентка башкарылдыРайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә,22904 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән, бу барлык сабан ашлык мәйданнарының 77,1 проценты дигән сүз.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә63100
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)157800
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64221700
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.140700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.155600
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.202000
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064202500
-
7 май 2022 - 17:04Гөлектә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм митингы яңа һәйкәл янынды үтте Үзара салым һәм грант акчасына ясалган мемориаль комплекс авылның мәдәният йорты янында урнашты00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика