Светлана Сабирова - "Әниемнең туган көне"
Минем әниемә 77 яшь булган булыр иде... 10 ел әниемнең рухын саклап, өебезнең йозагы һәм ачкычы булган әтиемә рәхмәтлемен. Ялгызы гына гомер кичерсә дә, әниебезгә тугры калды .
Үзлегеннән догалар өйрәнеп, изге теләкләрен теләп хәрберебезгә баш булып яши әтием. Шуңадырмы,төшләремдә әнием күкләрнең җиденче катында оча.
Әниемнең туган көне бүген,
Карлар ява кабер өстенә,
Ничә яшьтә булса да,
Әни кирәк икән кешегә .
Киңәш сорап киләм каберенә,
Авыр мәшәкатьле көннәрдә,
Шатлыкларым бик күп,әнием,
Сиңа киләм тагын сөйләргә.
Тынлык белән сөйләшәмен,
Дога кылам изге рухына,
Канат җәеп саклыйсыңдыр безне,
Син бит изге фәрештәм.
Әтиемә чиксез рәхмәтлемен,
Әни рухын саклап яши ул.
Әни исе килә, әни төсе,
Өебездә әти яши шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев