Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Яхшы юллар – авыллар киләчәгенә куәтле импульс

Бүген районда шатлыклы вакыйга: Минзәлә-Рус.Каран –Тогашево автоюлының Рус Каран авылыннан алып Яңа Маҗынга кадәрге участогы эксплуатациягә тапшырылды. Әлеге юлның озынлыгы 7,7 километр.

Яңа Маҗын авылында үткән тантаналы чарада район башлыгы Айдар Салахов, “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлегенең начальник урынбасары Камил Фәрдиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, “Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Самигуллин,”Автострой”ПКФ” ҖЧҖ директоры Анатолий Ростилов катнашты.

Авыл халкын, юл эшчәннәрен тәбрикләү өчен сүз район башлыгы Айдар Салаховка бирелде.

Айдар Салахов, район башлыгы:

– Бүген шундый тантаналы көн, без моны 4 ел көттек. Тарихы болай:моннан дүрт ел элек август айларында, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килгән һәм без бергәләшеп район юлларын, шул исәптән Богодаровкага кадәрге юлны да карап йөрдек. Әлеге участокта юлны асфальтлау мәсьәләсе дә күтәрелде. Шул рәвешле юл программага кертелде.Хәзер шуның нәтиҗәсен күрәбез –яңамаҗынлыларның наказлары үтәлде. Татавтодорлылар, Марат Самигуллин җитәкчелегендәге юл эшчәннәре коллективы үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкарып чыктылар. Республика программасы кысаларында кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп, Европа дәрәҗәсендәге юл салынды. Юл озакка хезмәт итсен, файда китерсен. Авылда йортлар төзекләнә, эшмәкәрләр матур гына үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар. Бу автоюлны Богодаровкага кадәр төзүне дәвам итәргә, аннары Мөслим районы белән тоташтырырга планлаштырабыз. Якшәмбе юл хезмәтчәннәре көне. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән, уңышлар барыгызга да!

Чарада катнашкан, шәһәрдә, авылларда юллар, тротуарлар челтәрен киңәйтүче “Автострой” ПКФ” ҖЧҖ җитәкчесе һәм аның коллективы эшчәннәре адресына да җылы сүзләр әйтелде.

Марат Самигуллин, “Татавтодор”АҖнең Минзәлә филиалы директоры:

–Быел “Татавтодор” төзелүгә, шулай ук өч районны –Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарын берләштерүче Минзәлә филиалы төзелүгә 10 ел. Ул вакытларда иң проблемалы районнар Мөслим белән Минзәлә иде. Минзәлә районында барлык юлларның 50 проценты диярлек гравийлы-грунт өслекле иде. Шушы 10 ел эчендә Минзәлә районында (ремонтланган юлларны исәпләмичә) барлыгы 110 километрга якын, һәр ел саен 10-11 километр яңа юл салынды. Яңа Маҗын халкына әлеге юл бары тик бәхет алып килсен.Үзебезнең коллектив хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлыйм, авыр эшегездә уңышлар, гаилә бәхете барыгызга да!

Людмила Козлова, Яңа Маҗын авыл советы депутаты, пенсионер:

–Бу юлны без, чыннан да, күптәннән көттек. Шушы юлны төзегәннәре өчен барлык авылдашлар исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Айдар Салаховка, юл төзелешендә катнашкан барлык юл эшчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрегездә уңышлар телибез.

Семен Чибирев, педагог-ветеран:

–Бу юл безнең авыл халкы өчен зур сөенеч. Без инде картайдык, үземә 88 яшь. Заманында мәктәптә укытучы булып эшләдем, хатыным Нина Григорьевна 12 ел директор да булып эшләде. Юлсыз авыл халкына бик авырга туры килде. Шушы көнне күрүемә үзем дә ышанмый торам. Алдагы буынга шушы юлдан йөреп, тормышлары матур булсын, барлык хыялларын чынга ашырсыннар.

Безнең өстәмә

Тантанада тәбрикләүләр дә күп булды. “Татавтодор” АҖнең Минзәлә филиалы директоры Марат Самигуллин,”Автострой” ПКФ” ҖЧҖ директоры Анатолий Ростилов ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлегенең начальник урынбасары Камил Фәрдиев ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, “Автострой” ПКФ” ҖЧҖ директоры урынбасары Игорь Фрикк әлеге министрлыкның Рәхмәт хаты, шәһәр башкарма комимтеты җитәкчесе Рамил Ягафаров, “Чиста шәһәр” МУП директоры Виталий РубцовТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тырыш һәм намуслы хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бер төркем юл хезмәтчәннәренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм “Татавтодор” АҖнең Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев