Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Айныткычлар кире кайта

Бәяләре дә югары.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") РФ Дәүләт Думасы кабул иткән канун нигезендә, быелның 1 гыйнварыннан яңадан айныткычлар эшли башлады.

Канун нигезендә, айныткычларны регионнар үзләре ясаячак һәм аларның милек формасын – ягъни әлеге оешмаларның бюджет яки дәүләт (муниципаль)-партнерлыгы формасында булачагын хәл итәчәк. Ә иң мөһиме, әлеге айныткычта кунып чыгу бәясе 1500 сумга җитәргә мөмкин. Ягъни гражданинның үзеннән тора – шул ук Казанга барып, бар шартлары булган кунакханәдә ял итәргәме, әллә урамда шыр исерек йөреп, шушындый учреждениеда төн чыгаргамы? Чөнки тагын бер канун нигезендә полиция хезмәткәрләре исерек гражданиннарны аларның рөхсәтеннән башка гына да айныткычка алып китәргә хокуклы. Исегезгә төшерәбез, айныткычлар системасы 2011 елда бетерелгән иде. Хокук саклау органнары әлеге яңалыкка нинди карашта – алардан комментарийны алдагы саннарда көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев