Яңалыклар йомгагы

Гөлек авылыннан Хәнифҗан Фәхертдинов ярдәм көтә

2020 елның 9 ноябрендә Хәнифҗан Фәхертдиновның хатыны Гөлсәрия Фәхертдинованы Чаллыдагы БСМПга томография үтәргә алып китәләр.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Кызганычка каршы, Гөлсәрия апа хастаханәдә үлеп китә. Хәнифҗан ага шул көннән үзенә тынычлык тапмый. “Минзәлә-информ”филиалына кергәч,  гомер кичергән хатынының соңгы сулышын алганда янында була алмавына йөрәге өзгәләнүе турында сөйләде Хәнифҗан ага.

Хәнифҗан Фәхретдинов, Гөлек авылы:

–Гөлсәрияне томография алып барганда аның белән бер татар ир-аты да бар иде. Миңа ничек тә шушы ир-артны табарга иде. Аннан хатыным турында сораштырыр идем. Үтенеп сорыйм, шушы ир-атның үзе, яисә аның туганнары шушы язманы укысалар, минем белән хәбәрләшсеннәр иде. Телефоным: 8-9656135732.

 


Нет комментариев