Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районы хуҗалыклары арасында конкурс узды

    Районыбыз авыл эшчәннәре алдында тагын да җаваплы чор -терлек азыгы хәзерләү кампаниясе тора. Аңа нинди әзерлектә киленсә, эшләр шул темпта барачак.

    Печән чабу һәм җыйнау, яшел масса уру техникасын, трактор арбаларын төзекләндереп, әзерлек сызыгына бастыру-бүгенгесе көндә иң мөһим бурычлар. Узган атнада  районыбыз хуҗалыкларында әлеге техникаларның әзерлеген республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкил Фәрит Ахметов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальник урынбасары, механизация буенча консультанты Илгиз Ханов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Ринат Гыйлманов тикшерделәр.  Алар хуҗалыкларда тагылма һәм үзйөрешле техниканы, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, моннан тыш тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар тикшерелде.  Үзйөрешле чапкычларга һәм азык-төлек җыю комбайннарына  сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек дип табылган. Смотр конкурста 44 балл белән беренче урынны “Заиковский” хуҗалыгы, 37 балл белән “Калморза” хуҗалыгы яулады. Безнең районда бер терлек азыгы хәзерләү техникасына көчәнеш 365 гектар тәшкил итә(республика буенча-495 га). 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: