Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елда мөселманнар өчен бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар календарен бастырып чыгарды.
Мөселманнар өчен иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаетен мөселманнар ай календаре буенча Шәүвәл аеның беренче көнендә билгеләп үтәләр. 2027 елда бу көн 9 мартка туры килә.
Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. 2027 елда ул 16 майга туры килә. Ике бәйрәм көнендә дә республика мәчетләрендә бәйрәм намазы укыла.
Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Бәйрәм көннәре республика Рәисе карары белән раслана, дип яза Татар-информ.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев