Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм идарәнең механизация буенча консультанты Илгиз Фәйрушин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә хуҗалык басуларында булдылар.
«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә чәчелгән 1266 гектар рапс басуын карадылар. Рапсның «Юлдаш» сорты игелә һәм аның уңышы өметле күренә. Илфар Халиков «Калморза» хуҗалыгының ындыр табагында булып көзге бодай орлыгын инкрустацияләү белән танышты. Көзге бодай орлыгы «Марафон» сортлы, аны Трио, Опало-3, Гера-3, Кругозор препаратлары белән эшкәртәләр. Көзге бодай орлыгын инкрустацияләүдә Илназ Шәрәфиев һәм Ләйсән Вәлиева эшлиләр. Шулай ук алар хәзер чәчеләсе көзге рапсны да агулыйлар. Былтыр чәчелгән көзге рапстан көтелгән уңышны ала алмадылар. Быел үзләре җибәргән ялгышларны да җиңә алачакбыз диделәр бу хуҗалыкта. Биредә көзге бодайны шушы көннәрдә чәчәргә керешәчәкләр.
«Заиковский» хуҗалыгының терлек азыгы базасында өч елга җитәрлек терлек азыгы бар. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ дә арыш чәчә башлаганнар һәм ул 191 гектарда чәчелгән. Степановка терлекчелек комплексына салам ташу дәвам итә һәм кирәкле саламның яртысы ташып куелган. «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 300 гектар көзге бодайны суктырып аласы калган. Көзге бодай беткәч уҗым культураларын чәчәргә керү планлаштырыла. Сабан бодаен суктырырга керешәчәкләр. Биредә сабан бодае да шактый мәйданнарда игелә.
Илфар Халиков җитәкчеләргә көннәр аяз торганда уракны дәвам итәргә, көзге чәчүне дә онытмаска һәм пай хуҗаларына тиз арада ашлыкны биреп бетерергә кушты. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашканнарның гаиләләренә печән, салам һәм утын белән тәэмин итү мәсьәләсендә кайгыртуны сорады.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев