«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре көзге бодай, арпа суктыруны тәмамлап, язгы бодайны суктыруның яртысын төгәлләделәр.
Бу хуҗалыкта һәр гектардан уртача уңыш 57,4 центнер тәшкил итә. Әлеге хуҗалык барлык мәйданнарның 72 процентын җыеп алды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 17 нче августка барлыгы 22482 гектар мәйданда ашлык суктырып алынган, бу барлык мәйданның 66 проценты дигән сүз.
Минзәлә игенчеләре урак башыннан барлыгы 100080,4 тонна икмәк суктырып алганнар. Иң күп ашлыкны «Кама беконы» — 26980 т., «Мензелинские зори» агрофирмасы — 18873т., «Калморза» — 18540 тонна суктырып алган. Әлегә көзге бодайдан уртача 47,1 ц, сабан бодаеннан-43,7 ц, арпадан — 36,5 центнер уңыш чыга.
Район хуҗалыклары узган атнада көзге культураларны чәчүгә керештеләр. Быел районыбыз хуҗалыклары 18135 гектар уҗым культуралары чәчәргә тиеш, шуның 2913 гектары чәчелгән. «Кама беконы» ҖЧҖ көзге бодайны — 1270 гектар, тритикалене 1470 гектар чәчеп куйды. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ алдагы елда сенаж салу өчен 173 гектарда арыш чәчкән.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев