Минзәлә
  • Рус Тат
  • Валентина Автулева үз эшчәнлегендә күпкатлы йортлар буенча өлкән кешеләргә таяна

    Минзәлә шәһәрендәге ТОС-5 җитәкчесе күпкатлы йортлардагы иң актив җаваплы кешеләр белән очрашу үткәрде.

    Очрашу шәхси эшмәкәр Луиза Токареваның кафесында, чәй табыны артында барды, җылы атмосферада үтте. Җанлы әңгәмә барышында йорт буенча өлкәннәр үзләре яшәгән йорт яннарын ничек тәртиптә тотуга ирешүләре, яшәүчеләрне җәмәгать эшләренә тарту буенча фикерләрен уртаклаштылар. 
    Әлеге актив йорт буенча өлкәннәргә ТОС җитәкчесе Валентина Автулева быел откан грант акчасының бер өлешенә алынган бүләкләр тапшырды.
    ТОС-5 җитәкчесе Валентина Автулева күпкатлы йортлар буенча өлкәннәрнең йорт яны территорияләрен чиста, карап тотуда зур эш башкаруларын билгеләп үтте:
    –Йорт яннарында чисталыкны саклауда, өмәләр оештыруда сезнең хезмәтегез аеруча зур.  Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең теге яки бу проблемаларын хәл итүдә өлешегез әйтеп бетергесез. Алга таба да шулай актив булыйк, җәмәгать эшләрендә катнашыйк, бердәмләшеп эшлик, диде ул. 
    Валентина Автулева очрашуда йорт буенча өлкәннәрнең һәрберсе турында аерым-аерым сөйләде, аларның нинди җәмәгать эшләрендә катнашуларын да санап үтте.
    Очрашуда катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева болай диде:
    –Шәһәр кешеләре, күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар, аеруча йортлар буенча өлкән кешеләр белән очрашулдар минем өчен бик мөһим. Шәһәребездә 5 территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе бар. Без әлеге ТОСларның җитәкчеләре белән даими элемтәдә торабыз,һәр дүшәмбе алар катнашында планерка үткәрелә. Алар шәһәребездә яшәүчеләрне шәһәр җитәкчелеген бәйләүче звено. Нәкъ ТОС җитәкчеләре безгә сезнең борчуларны, гозерләрегезне җиткерүчеләр. Шуңа күрә дә сездән, сезнең активлыктан күп нәрсә тора. Сезнең кебек актив кешеләр булганда, шәһәребезне төзек, чиста һәм пөхтә итү буенча алга таба да күп мәсьәләләрне хәл итүгә ирешербез дип ышанам. 
    Аннары Роза Ягъфаровна йортлар буенча өлкән кешеләрнең һәркайсына Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр ясаган календарьлар бүләк итте.
    Безнең өстәмә
    Очрашуга Изыскательләр урамының 1-3 комплексларындагы йортлар буенча иң актив өлкән кешеләр: Зоя Корнева, Зәкия Ханова, Флүсә Абзалова, Лидия Дмитриева, Юныс Мөхетдинов, Зоя Лукьянова, Нина Фадеева, Валентина Горохова, Рида Вәлиева, Галина Борисова,  Нина Барова чакырылыган иде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: