Укучылар узган елны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган онлайн-фестивальдә катнашканнар иде.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Рәмзис Каһиров исемендәге Аю мәктәбенең “Тамчы” балалар театры коллективына “Таткультресурсцентр” дәүләт бюджет учреждениесы исеменнән диплом кайтты.
Роза Гыйлфанова, Аю мәдәният йорты директоры:
- Бу – Аю мәктәбе укучылары, спектакльнең режиссеры – мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Фаррахованың зур уңышы.Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан алар мәктәбе Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч” драмасын сәхнәләштерделәр.
Узган ел әлеге спектакль белән «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивалендә катнаштылар, дипломант булдылар. Дипломнары яңа гына кайтып җитте.
Спектакльне укучылар зур уңыш белән авылдашларына да күрсәткән булганнар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев