Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

“Кыш бабай” призына көрәш

Дөньяда һәр халыкның үзе уйлап чыгарган, борынгыдан безнең көннәргә кадәр килгән гореф-гадәтләре, шөгыле, уеннары бар.Безнең өчен шундый кыйммәтле мирасларның берсе-милли көрәшебез. Көрәш ул безнең тарихыбыз да,традициябез дә. Уйлап карасаң, тормышыбыз да көрәштән гыйбарәт. Ул безне авырлыкларны җиңәргә, тормышта һәркемгә үз урынын табарга өйрәтә,яшәргә көч бирә. Күпме кешеләр сабантуй мәйданнарыннан тормышка...

Дөньяда һәр халыкның үзе уйлап чыгарган, борынгыдан безнең көннәргә кадәр килгән гореф-гадәтләре, шөгыле, уеннары бар.Безнең өчен шундый кыйммәтле мирасларның берсе-милли көрәшебез. Көрәш ул безнең тарихыбыз да,традициябез дә. Уйлап карасаң, тормышыбыз да көрәштән гыйбарәт. Ул безне авырлыкларны җиңәргә, тормышта һәркемгә үз урынын табарга өйрәтә,яшәргә көч бирә. Күпме кешеләр сабантуй мәйданнарыннан тормышка кереп китә, андагы каршылыкларны җиңәргә өйрәнә. Без бу яктан да яшьтән үк егып һәм егылып, шатланып һәм борчылып, хәтта вакыты-вакыты белән елатып та чыныктырган көрәшебезгә бурычлы. Ә халкыбыз милли көрәшебез батырларын ярата, хөрмәт итә. Һәр авылның үз батыры була, һәр районныкы, төбәкнеке, республиканыкы... Кадрәк төбәге дә үзенең батырлары белән элек-электән дан тоткан. Шуларның иң хөрмәткә лаегы ул -Зөфәр Салих улы Ханов.

Яңа ел алдыннан Кадрәк мәктәбендә Кыш бабай призына Татарстанның атказанган спорт остасы Зөфәр Салих улы Ханов истәлегенә багышланган татарча көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышта 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр көч сынашты. Балалар 25, 30, 36, 40, 45 кг авырлыкларында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә Кыш бабай бүләге, акчалата бүләк, медальләр һәм грамоталар тапшырылды Балалар бик канәгать булып калдылар.Ә хәзер Зөфәр Ханов турында берничә сүз әйтмәсәк, язмабыз тулы булмас. Зөфәр Салих улы Ханов 1924 елның 15 гыйнварында Минзәлә районы Иске Мунча авылында туган. Ул 1943 елда Бөек Ватан сугышына алынып, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша, "Батырлык өчен" медале, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Сугыштан соң педагогия институтын тәмамлый һәм Сарман, Тукай районы авылларында балалар укыта, бик күп яшьләрне спортка тарта. Милли көрәш буенча Татарстанның 4 мәртәбә чемпионы (1961,1963,1964,1968).Ике тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе(1964,1968).Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре (1984).1997 елда аңаТатарстанның атказанган спорт остасы исеме бирелә.Зөфәр Хановның рәсеме Атлас Гафиятов чыгарган "Атказанганнар" китабының иң беренче битендә тора. Димәк, ул безнең төбәк көрәшчеләренә үрнәк, өлге булып торган бит!

Яшь көрәшчеләрне шатландырган, җиңүләргә канатландырган химаячеләр: Сафин Фирдәвис, Гайнетдинов Ренат, Иске Мунча авылында яшәүче туганы Ханов Рәфгат, Шәрифуллин Айрат, Кадрәк төп белем бирү мәктәбе директоры Рәхмәтуллин Идрис, Кадрәк авыл җирлеге әлеге бәйгене оештыруда булыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев