Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов укытучылар бәйрәмендә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә автобус ачкычлары тапшырды.
Минзәлә районына ике автобус бирелде. «Мирас» күп профильле гимназиясе ПАЗиклы, ә Иске Маҗын кадет мәктәп- интернаты ГАЗельле булды. Җәмгысе 44 автобус сатып алынган.
Шулай итеп район мәгариф бүлегенең 19 автобусы бар хәзер. Бүгенге көндә 20 мәктәп маршрутында 286 укучыны мәктәпләргз алып киләләр һәм кире кайтарып куялар.
Нет комментариев