Уку йорты һәрдаим үзенең ветеран укытучыларын хөрмәтләп истә тота
Озак еллар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры буларак хезмәт куйган Фирдәвис Хәмитов бүген Укытучылар көне һәм Өлкәннәр декадасы уңаеннан котлаулар кабул итте. Аны тәбрикләргә, дип ветеринария бүлеге студентлары килделәр. Укытучы Наталья Шарапова иң җылы теләкләрен белдереп, Фирдәвис Мәхдүм улына озын гомер, исәнлек-саулык теләде.
Фирдәвис Хәмитовның 18 ел дәвамында хезмәт биографиясе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән бәйле. Шуның 16 елын — 1991елдан 2007 елга кадәр ул әлеге уку йортының директоры булып хезмәт куйды. Быел, 20 октябрь көнне, ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары шулай ук үзләренең уку йортлары белән бәйле калган педагогик хезмәт ветераннарын да котладылар.
Нет комментариев