Минзәлә районы фин-угор форумы финалында лаеклы чыгыш ясады
Көн темасы

Минзәлә районы фин-угор форумы финалында лаеклы чыгыш ясады

Чарага Татарстан, Марий Эл, Мордовия һәм Удмуртия вәкилләре җыелды.

3 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты киң колачлы мәдәни вакыйга — фин-угор форумы һәм «Без бер агач ботаклары» фестивале финалы үзәгенә әверелде.

Форум төрле төбәкләр коллективлары катнашында гала-концерт белән тәмамланды.

— Минзәлә районы коллективы — Калтак авыл клубының «Мари кас» халык ансамбле аеруча зур уңышларга иреште, алар Рәхмәт хаты, III дәрәҗә лауреат дипломы һәм истәлекле медальоннарга лаек булдылар. Коллективның чыгышы тамашачыларның аерым игътибарын җәлеп итте: биюдә яшь буыннан алып өлкән буынга кадәр барлык яшь категорияләре катнашты. Бу буыннар дәвамчанлыгының, мәдәни кыйммәтләрне, традицияләрне ата-бабалардан балаларга һәм оныкларга тапшыруның якты символына әверелде, — дип хәбәр итте ТР халыклары ассамблеясенең Минзәлә районы буенча вәкиллеге җитәкчесе һәм мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.


Нет комментариев