Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Аңларга теләмәү – хокук таләпләрен белә торып үтәмәү дигән сүз

Минзәләдә чит төбәкләрдә йөреп кайткан кешеләрнең барысы да карантинга җибәрелүе хакында хәбәр иткән идек инде.

Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ". Бүгенге көндә аларның саны кими барып 13 кә генә калды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда аларның икесе карантин таләпләрен бозганнар. Кечкенә Минзәләдә һәр кешене беләләр.Әлеге  кешеләргә карата нинди чаралар күрелгән соң? Без бу сорауны районның баш табибы Наил Мөбәрәкшинга бирдек.

–Әлеге кешеләрдә авыру билгеләре юк, температуралары нормада. Һәр көнне безгә мәгълүматлар җибәреп торалар. Тик алар Россиянең баш санитар табибы таләпләрен бозып, үзизоляция режимын сакламанга, административ җаваплылыкка тартылачаклар. Алла сакласын, чирләре булып алар аны башкаларга йоктырсалар...Шуңа да 14 көн дәвамында, теләсәң теләмәсәңдә, үзизоляция таләпләрен үтәргә кирәк.

Алар гына түгел, төрле  чирләре булган әби-бабайларга да өйдән чыгып йөрүне тыйдылар ил буенча. Чөнки кайбер әби-бабайларда чирләр букеты бит хәзер. Короновирус эләксә ул чирләр кешене үлемгә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев