Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Фонарьлар нигә янмый

Яңа Александровка авыл урамында яктырткычлар яндырылмавына борчылып, социаль челтәрләрнең берсендә – Мензелинск онлайнда, комментарий калдырылган иде.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Комментарийда мондый юллар бар:”Ни өчен Минзәлә районы Яңа Александровкада әлегә кадәр яктырткычлар янмый? Көз көне барлык эшләр дә башкарылган иде бит, ә ут һаман юк, кич белән күзгә төртсәң дә, күренми, караңгы”.

Әлеге сорауга Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова болай дип җавап бирде:

–Узган ел “Авыл территорияләрен төзекләндерү” федераль программасы кысаларында Яңа Александровка урамнарына да  26 данә светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Яңа елга кадәр әлеге яктырткычларны эшләтеп карадылар. Яктырткычларны урнаштырдың да эш бетте түгел. Тиешле тәртиптә рәсмиләштерү өчен 4 ай вакыт кирәк. Җаваплы оешмага әлеге яктырткычларга хезмәт күрсәтеп торырга да кирәк. Шуңа күрә без Челтәр компаниясенә заявка да бирергә тиеш. Заявка бирелде. Әлеге мәсьәлә ике атна эчендә хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев