Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Минзәлә мунчасында суда ком?

Минзәлә шәһәр мунчасына йөрүчеләр юына торган суда ком булуына борчылалар.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Социаль челтәрләрнең берсендә – Мензелинск онлайнда, минзәләле Ирина Митюшкина мондый комментарий язып калдырган:
“Шәһәрдәге бердәнбер мунчада кайчан тәртип булыр? Биредә ни өчен краннан су белән бергә ком килә. Идәндә калын катлам белән ком ята. Әйтерсең лә бу шәһәр мунчасы түгел, ә шәһәр пляжы! Юынганнан соң өлкәннәргә өйләренә начар кәеф белән кайтып китәргә туры килә. Кайнар су да өзек-өзек килә, я ул салкын килә, я җылынганын көтәсең. Кайчан тәртип булыр монда?”
Әлеге мәсьәлә буенча “Татмедиа” АЖнең “Минзәлә-информ” филиалы журналисты шәһәр мунчасы директоры Раиф Хаметовка мөрәҗәгать итте. Ул мондый җавап бирде:
–Мунчадагы суда ком булуы ул – вакытлыча күренеш. Мондый хәл төзелеш эшләре башкаруга бәйле рәвештә күзәтелә.Эш шунда, узган ел шәһәрдән водозаборга кадәрге 3 км арада (водовод) иске торбалар яңага, полипропилен торбаларга алыштырылды. Шәһәрнең башка өлешендә, әйтик, Садак бистәсендә мондый хәл күзәтелми бит. Мунчада барлык краннарны ачып суны күпләп агызу аркасында, суүткәргечләрдәге ком соңгы ноктага – мунчага җыела. Чөнки мунча түбәндә урнашкан.
Кайнар суның тиешенчә булмавы ул техник сәбәпләргә бәйле. Котел җиһазындагы су җылыта торган автоматика чыгымчылап торды, шуңа узган атанада кайнар су белән өзеклекләр килеп чыккан иде. Вакытлыча көйсезлекләр өчен безнең хезмәтләрдән файдаланучылардан гафу үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев