Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәгъвалар тактасы

Мөслим районының “Никуда” авылы кешесе ике район арасындагы юл өчен борчыла

Мөхәррияткә Мөслим районының Татар-Шуран авылы гражданины Зарип Гарифуллиннан мондый эчтәлектәге хат килде (үзгәртмичә бирәбез):

“Мин бу хатны Минзәлә районы юл төзү оешмасы җитәкчеләренә атап яздым, чөнки Минзәлә шәһәрендәге юл төзү оешмасының адресын белмим, сезнең редакциягә мөрәҗәгать итәргә уйладым. Бәлкем, бу теманы үзегезнең “Минзәлә” газетасы аша күтәрерсез.
Мин Мөслим районының Татар-Шуран авылы гражданины. Сезнең редакциягә бер мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итәргә уйладым. Гафу итегез, бу тема юл төзү буенча. Минзәлә районының юллар төзү оешмасы алдагы елларда бик яхшы эш башкарды, юл төзү оешмасы эшчеләренә һәм аларның җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Ул юл Минзәләдән марилар авылы булган Филимоновка (элеккеге Уел авылы) авылының урамына кадәр асфальтланган, юллар бик яхшы салынган! Ә безнең Мөслим юл төзү ялкаулары, үзебездә юл төзү өчен чималлар булса да, бармакка-бармак та сукмыйлар. Бу теманы берничә тапкыр район җитәкчеләренә халык җыелышында кузгаттык. Ләкин безгә Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин: “Авылда 115 кеше яшәмәсә, ул авылга асфальт юл салынмаячак”, дип әйткән иде. (Кечкенә генә авыл булган Филимоновкада асфальт юл бар!) Соңгы мәгълүматлар буенча, безнең авыл Советы җирлегендә 450 гә якын кешенең яшәп ятуы мәгълүм! Шуңа күрә дә, безнең авылга кадәр асфальт юл булмагач, авылыбызның кушамат исеме дә “Никуда!” дип атала. Ә Минзәлә районы юл төзү оешмасы безнең карьердан гравийлар ташытып, Минзәлә районы юлларын асфальтлы итте! 
Минем бер мәсьәләгә ачыклык кертәсе килә: Мөслим районының Ташъелга авылы белән Минзәлә районының Филимоновка авылы арасында бер чокыр бар, ул ике арадагы чокырны чыккан вакытта кара-каршы килгән машиналардан берсен-берсе күрерлек түгел, чөнки чокырдагы юл туры түгел, ә бормалы-бормалы (зигзаг). Ул чокырлы юл Минзәлә районына карый, чөнки ул юлның чокырын чыккач та, Ташъелга ягында гына Мөслим районы чиге башлана. Закон буенча олы чокыр юлы бормалы-бормалы булырга тиеш түгел, ә турыга гына салынырга тиеш икән...
Гомумән, бу Ташъелга – Филимоновка авыллары арасында кайчан туры юл булып, кайчан асфальтланачак икән? Менә шул чокырдан Филимновкага, тавы дымлы-сазлы булгач, олы фура машиналары, Камаз һәм башка техника менә алмыйча, кире артка чигәләр. Ә анда маневр ясавы бик куркыныч, чөнки 10-15 метр озынлыктагы машина белән чокырда идарә итүе бик куркыныч, авыр! Ул чокырдагы юлларны быел сафка бастыра алалармы яки кайчанга планлаштыралар? Проекты бармы икән?
Икенче тәкъдимем шул: безнең район җитәкчеләренә Мөслим районын асфальтлы иттерү өчен берәр төрле тәэсир итсеннәр иде! Яки, ике район җитәкчеләре бергә-бергә килешенеп, безнең Мөслим районы Татар Шураны авылына кадәр асфальт җәя алмаслар микән? Мөслим районы җитәкчеләре дә юл төзү мәнфәгатен кайгыртсынар иде.
Фото: https://pixabay.com/ru/%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B0-%D0%B2-%D0%BD%D0%B8%D0%BA%D1%83%D0%B4%D0%B0-%D1%81%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F-%D0%B4%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B3%D0%B0-672015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев