Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Очсыз бәя – ун көн дәвамында гына

1нче апрельдән 2023 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе башланды. Шул уңайдан шатлыклы хәбәребез дә бар: 10 нчы апрельдән башлап 20 нче апрельгә кадәр газета һәм журналларга, шул исәптән район газетасына да, ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма, ди халык. Шуңа күрә нәкъ менә бүген, почта бүлекләренә барып, язылып куярга онытмагыз. Гадәти көннәрдә район газетасына язылу бәясе 750,24 сум булса, ташламалы көннәрдә ул 660,54 сум. Бәядә аерма ачык күренә!

“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы –  җирлегебездәге актуаль яңалыкларны рус һәм татар телләрендә  җиткерүче, хезмәт алдынгылары һәм үрнәк гаиләләр хакында тәфсилләп язучы, киңәшләр бирүче, районыбыздагы тарихи вакыйгаларны барлаучы, укучылар хәтерендә яңартучы, котлау-белдерүләрне ирештерүче мәйдан ул. Билгеле, хәзер мәгълүматны җиткергән сайт һәм социаль челтәрләр күп. Үзебезнең menzela.ru сайты, ВКда, Телеграмдагы төркемнәребездә газетада чыга алмаган хәбәрләрне биреп барабыз. Әмма типография буявы исе аңкып торган кәгазь гәҗитне кулыңа алып, аны ашыкмый гына уку – ул бөтенләй башка.

Без – сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле минзәләлеләр, укучыларыбыз, безгә сезнең һәрберегез кадерле. Алга таба да бердәм булыйк, бергә калыйк!!!

Шунысын да искәртеп үтәбез: редакциядә язылу буенча альтернатив пункт – “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү пункты да эшли. Бу очракта газетаны редакциядә килеп алырга кирәк булачак. Күпләп язылган оешма-предприятиеләргә илтеп бирү мөмкинлеге дә бар. Биредә “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы белән беррәттән “Татмедиа” газета һәм журналларына да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев