Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дәгъвалар тактасы

Подъезд ишеге белдерү ябыштыру урыны түгел

Редакциягә “Минзәлә” район газетасының даими укучысы Фәнил Гариповтан хат килде. Фәнил абый күпфатирлы йортта яши. Аны күпфатирлы йортларда белдерү ябыштыру өчен махсус такталар булмавы һәм әлеге белдерүләрне подъезд ишекләренә ябыштырып китүләре борчый.

“Ул белдерүләр нәтиҗәсендә ишекләр ямьсез төс ала, күгәреп чыга. Бу ямьсезлекләрне бетерү өчен белдерү такталары куярга тәкъдим иткән идем, тагын итәм. Шәһәрнең барлык күпфатирлы йортларында да әлеге белдерү такталары булырга тиеш дип уйлыйм. Ишек алыштыруга, төзәтүгә караганда белдерү тактасы кую очсызрак була торгандыр.

Мин моңа кадәр дә газета битләрендә бу мәсьәләне күтәргән идем. Әйе, минем язмадан соң куйдылар такталарны, ләкин мин яшәгән Изыскательләр бистәсенең 3 комплексының 6 йортына гына.

Иске белдерүләрне кубарып ташлау өчен “Безнең ишегалды” программасы буенча чүп савытлары куйдылар. Ә чүп савытларын (мин күргәннәрен) даими рәвештә урам җыештыручылары чистартып торалар. Подъезд аллары чиста да, матур да. Изыскательләр бистәсендәге 3/9 йортының өч ишегенә дә һәм 3/4 йорты ишекләренә дә “Идарәче компания” белдерүләр ябыштырып чыккан. Компания хезмәткәрләренең бу белдерү такталарына карата мөгамәләсен аңламыйм.

Ишек, подъезд аллары чиста, матур булса, үзебезгә күңелле бит. Әйдәгез, чисталыкта тотыйк торган урыннарыбызны.”

Әлеге хатның эчтәлеге белән без “Идарәче компнаия” җитәкчесе Роман Коротинны да таныштырдык һәм мондый җавап алдык.

–Быел 3/4 һәм 3/9 йортларында капиталь ремонт уздырылачак. Шуннан соң “Идарәче компания” хезмәткәрләре тарафыннан бу йортларга яңа белдерү такталары урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев