2 нче мәктәп укучылары V «Экодулкын — 2021» форумында катнаштылар
Республика экофорумы 20 -22 майда узды.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
"ЭКО-TIME" командасы экоактивистлары, 2нче мәктәп укучылары, Джайнаков Н., Мельников И., Вилданов А. «Байтик» комплексы базасында узган V «Экодулкын — 2021»форумында катнаштылар. Биредә экологик агарту мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм экологик чараларны һәм акцияләрне тормышка ашыруда үз тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен 150дән артык экоактивист җыелды.
Алар форумның түбәндәге мәйданчыкларында тәҗрибә тупладылар: «Татарстанда экологик программалар һәм проектлар», «Яшьләр арасында экологик агарту һәм экологик культураны арттыру», «Җәмгыять һәм бизнесның экологик инициативалары», «Татарстанда экологик туризмны үстерү», «Калдыклар белән эш итү».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев