Бүген Минзәлә шәһәренең 7 нче санлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм өлкәннәр группасына йөрүче балалар төркеме “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы редакциясендә экскурсиядә булдылар.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Экскурсия барышында балалар газета полосаларының ни рәвешле компьютерда версткалануын, зур принтердан полосалар чыгуын, материалларның ни рәвешле язылуын зур кызыксыну белән карадылар, кабинетлар, җиһазлар белән таныштылар.
Баш мөхәррир, журналистлар һзәм хекзмәткәрләр белән таныштылар. Журналистлар файдалана торган зур фотоаппартны үз куллары белән тотып карадылар, фотога төшерделәр.
Экскурсия ахырында балаларга район газетасы бүләк ителде. Шулай ук һәр группага экскурсиядән алган хис-кичерешләрен язып, шуны район газетасының 1нче битендә урнаштыру өчен газета макеты тапшырылды.
Нет комментариев