Бу инде алар өчен икенче сынау. Рус теленнән булган беренче имтиханнарын алар 24 май көнне биргәннәр иде.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бүген Минзәлә районында 267 9 нчы сыйныф укучысы математикадан имтихан тапшыра.
11 нче сыйныфлар өчен “урак өсте” июнь аенда башлана. 3 июнь көнне аларга белемнәрен рус теле фәне буенча сынап карарга туры киләчәк, 7 июньдә исә – математика.
Ә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре сайлап алган предметлар буенча сынаулар 11 июннән башлана.
11 июнь – тарих, физика;
15 июнь – җәмгыять белеме;
18 июнь – биология, чит телләр (язма өлеше);
21 июнь – чит телләр (телдән);
24 июнь – информатика һәм ИКТ.
Нет комментариев