Агач үсентеләре дә җитәрлек, җир дә..
Менә ничә ел инде Минзәлә урманчылыгы һәм район хакимияте тыгыз хезмәттәшлектә, шәһәрне яшелләндерү буенча максатчан эш алып бара.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Быел гына өч мәйданда берничә йөз чыршы, миләш үсентесе утыртылды. Бүген шундый акция Екатерина күперенең Воровский бистәсе ягындагы яр буенда булды. Агач утырту эшендә шәһәрнең барлык учреждение җитәкчеләре дә килде. Эш башлар алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев,шушындый акцияләр вакытында район башлыгы Айдар Салахов инициативасын куәтләп, замандашларыбыз алдындагы изге бурыч хакында искә төшерде- Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салган һәр райондашыбыз истәлегенә бер агач утырту.
Бүген 82 төп чыршы су сибеп утыртылды.
"Чиста шәһәр" оешмасы җитәкчесе Виталий Рубцов башка мәйданнардагы агачларга сибелгән кебек, биредә дә чыршыларга су сибеләчәк ,дип ышандырды.
Шул очракта гына Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгалиев сүзләре раска киләчәк:
-Үзләре үскән туфрак таралмасын өчен, без үсентеләрне махсус материалга төреп килдек.Яхшылап утырту оештырылды.Су сибү даими оештырылса, үсентеләрнең сакланышы югары булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев