Бүген Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты каршындагы Дәүләт Ветеринария Идәрәсе җитәксесе Алмаз Хисаметдинов Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итү үткәргәч махсус Минзәлә районы эшмәкәре Илгиз Загиев белән очрашу өчен Тулбай авылына килде.
Илгиз малае Ильназ белән инде моңарчы эшләп килүче мал мую цехы янына,дәүләт программасында катнашып,ит эшкәртү һәм консервлар ясау цехы салды.Цех бүгенге көндә әзер,Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрләрнең тырышлыгына югары бәя биреп:-бүгеннән эшли аласыз,диде!!!Илгиз Заһиев итне Минзәләдә генә түгел,торгларда катнашып,башка районнарга да сата.Консервларын сатып алырга теләүчеләр дә,һичшиксез,табылыр!
Нет комментариев