Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алсу Ганиева Минзәләнең “Ел спикеры”! Сез килешәсезме?

Массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы да үз миссиясен башкара: оешма, учреждениеләр коллективлары белән тыгыз элемтәдә торып, район тормышындагы, җәмгыятебездәге, законнардагы яңалыкларны, үзгәрешләрне халыкка җиткерергә, көн кадагындагы темаларны сайтта, социаль челтәрләрдә яктыртып барырга тырыша.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

2020 ел барышында без бигрәк тә Пенсия фонды белән актив хезмәттәшлек иттек. Шуңа күрә Пенсия фондының клиентлар хезмәте  җитәкчесе Алсу Ганиеваны без “Ел спикеры” дип атарга булдык. Безнең филиалның электрон почтасына ул һәр көнне  бер информация җибәреп торды. Ул җибәргән мәгълүматлар сайтка, социаль челтәрләргә биреп барылды, район газетасында чыгып барды, караучыларның, укучыларның күп булуы белән аерылып торды!

Алсу Ганиева, РФ Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте  җитәкчесе:

– Пенсия фонды эшчәнлеге – гаять күпкырлы. Мәгълүм булганча, илебездә «Демография» милли проекты тормышка ашырыла, ул 2024 елга кадәр исәпләнгән. Проектның максаты – Россиядә уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру һәм гаиләләргә ярдәм итү. Районыбызда пенсия алды яшендәгеләр дә, пенсионерлар да аз түгел. Аларны бигрәк тә пенсиягә кагылышлы, индексацияләр буенча мәгълүматлар кызыксындыра. Эш бирүчеләргә, эшмәкәрләргә дә законнардагы үзгәрешләрне, яңалыкларны җиткереп, аларга иминият  взносларын вакытында түләүнең мөһимлеген аңлатып торабыз. Шулай ук милли проект үзәгендә – балалы гаиләләр. Ярдәм чараларының берсе – ана капиталы. 2020 елдан башлап аны беренче балалары туган гаиләләр дә ала башлады. Балалар өчен тәүләүләргә кагылышлы барлык мәгълүматларны да оператив биреп бардык, түләүләр турында вакытында белеп-танышып торсыннар дип кайгырттык. Әле менә РФ Президенты Указы белән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5әр мең  сум түләү бирелә. Моннан соң да элемтәләр  өзелмәсен! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев