«Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгечлеге студентлары ярышты
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында «Минем һөнәрем - киләчәгем» дигән чираттагы һөнәри осталык конкурсы булды
Фәридә Газизуллина, фән профиле белгечлекләре һәм һөнәрләре фән-цикл комиссиясе рәисе:
- 19.02.10 "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе " белгечлеге буенча 4 курс студентлары теоретик һәм практик биремнәрне үтәүдә көч сынаштылар, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс биремнәрен бәяләүдә эш бирүчеләр вәкиле - «Минзәлә икмәк заводы» ЯАҖ производствосы мөдире Ирина Владимировна Рубцова катнашты. Конкурста җиңүчеләр: Александр Зәйнуллин-1 урын, Флүзә Закирова - 2 урын, Снежана Коновалова-3 урын. Даниса Мурзина "Иң яхшы теория белгече” номинациясендә җиңүче булды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев