Җәмәк авылында әти-әниләр, әби-бабайлар һәм балалар уен мәйданчыгы территориясен төзекләндерделәр
Елдан-ел тормыш алга бара, авылларыбыз да көннән-көн ямьләнә, инфраструктура үзгәрә һәм алга бара.
Авылларыбызда балалар өчен дә аерым махсус уен мәйданчыклары җиренә җиткереп эшләнде. Ләкин бүгенге көндә шушы майданчыкларны вату, бозу очраклары да бар.
Альбина Галиуллина, Җәмәк авылы:
—Безнең авылда да уен мәйданчыгына урнаштырылган кече архитектура формаларының кайберләре ватылган, бозылган. Кем вата, нишләп андый хәлгә җитә микән дип уйлаган кешеләр дә бардыр арагызда. Тормыш һәм гадәтләр, тәрбия үзгәреп тора, шуңа да иң беренче итеп, без тәрбияне үзебездән һәм балаларыбыздан башлыйк. Үзебезнең туган җирдә булган матурлыкны, табигатьне, эшләнгән эшләрне саклап калсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев