Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиягә язгы чакырылыш: 19 яшьлек егетләргә чират җитте

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында Указга кул куйды. 

 

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ 
Оборона министры Сергей Шойгу белдергәнчә, егетләрнең берсе дә "кайнар нокта"ларга җибәрелмәячәк.
Минзәләдә үткән чакырылыш комиссиясе каршына килеп баскан егетләрнең күпчелеге армия сафларына теләп китүләрен белдерделәр.Берничәсе кая һәм ни өчен килгәннәрен аңламагандай, я барам, я юк тибындагы җавап белән килгәннәр.Сәламәтлеккә сылтап, армиягә бармаска җыенучы да булды.Юкса, медицина комиссиясе хезмәт итәргә әзер дигән вердикт куйган булса  да.Күзләрнең күрүе начараюын телефон чире белән аңлатып булса, умырткада һәм аяктагы кимчелекләрне мәктәптә физик культураның бик йомшак куелуына ишарә.Аяктагы плоскоступие, ә умырткадагы сколиоз-  физик күнекмәләргә игътибар булмаган, димәк.Үземнән чыгып әйтәм, мәктәптә физкультура укытучыбыз күбебезне бу кимчелекләрдән оялта- оялта арындырды. Бу кимчелекләр  комиссиягә килүче егетләрнең үзләре теләгән моряк, десантник булудан мәхрүм итте.Быелгы чакырылышта яңа үзенчәлекләр юк.Армиягә чакырылучы яшьләр саны да шул ук.Шоферлар һәм медицина хезмәткәрләре бар, армиягә соңрак бару хокукы бирүче айтишниклар юк.Уклонистлар һаман бетми, беришләре алда әйткәнемчә, сәламәтлегенә сылтаса, шома юллар эзләүчеләр дә  бетми.Армиягә барасы килмәгән егет демонстратив рәвештә чәчен алдырмыйча килгән.Бер егетнең эше прокуратурада, судка барып җитсә, закон кырыс- утыртып куячаклар.Былтыр язгы чакырылыштан качарга уйлаган өч егетнең эше судта каралган, көзен- берәү
-Яхшы хезмәт итәчәкбез, туган илебезне яклаячакбыз, диделәр миңа комиссия алдыннан сөйләшкән егетләр.Комиссия эше белән танышып утырганда игътибар иттем, район комиссары, майор Сергей Владимиров нәкъ шуларны 15 майда китәчәк беренче партиягә кертте.
Сергей Владимиров, район хәрби комиссары:
-Комиссиягә килгәнче үк без егетләрнең эшләре белән кабат- кабат танышабыз.Армиягә барыр яше җиткән һәркем безнең күз уңында.Шуңа язгы заданиены да уңышлы үтәрбез дип ышанам.15 апрельдә район армиягә җыенучылар өчен бәйрәм үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев