Әтрәкле һәм Татар Мөшегесендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинглар узды
Ике авылда да мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп бәйрәм үткәрүдә актив катнаштылар
Әтрәкледә авылдашларын, кайткан кунакларны бәйрәм белән ООО «Заиковский» хужалыгының коммерция буенча житәкчесе Салават Фаттахов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Айдар Гыйлмуллин, К. А. Смирнова исемендәге мәктәп директоры Дания Әхмәтова, Әтрәкле музее житәкчесе Илүзә Солтангалиева котладылар.
— Мәктәп укучыларының матур чыгышлары: жиңү сюжеты белән сугарылган бию, аерым патриотик жырлар, шигырьләр, укытучылар, мәдәният, балалар бакчасы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган хор чыгышы — һәммәсе дә бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Татар Мөшегесе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Шундый ук эчтәлектәге митинг Татар Мөшегесе авылында да булды. Биредә авыл халкын бәйрәм белән котлаучылар арасында «Әнәк» агрофирмасы «Мөшеге» бүлекчәсе житәкчесе Камил Шәймәрданов, К. А. Смирнова исемендәге мәктәп музее житәкчесе Рима Галимарданова булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев