Автомобильләре булмаган әбиләр машина стоянкасына каршы
“Безнең ишегалды” проектын тормышка ашыру кысаларында, шәһәребезнең Тукай урамы55, 57, 59,61 нче, Пионерлар урамы, 37, 39, 41 нче күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу булды.
(Минзәлә, 22 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Очрашуда районның баш архитекторы Владимир Петров җитәкчелегендә райбашкарма комитетының архитекура бүлеге хезмәткәрләре, Минзәлә Идарәче компания директоры Роман Коротин катнашты.
Ишегалларын төзекләндерү проекты буенча башкарыласы мәсьәләләр тагын бер кат күздән кичерелде. Очрашудагы өлкәннәрне иң борчыган мәсьәлә – Тукай урамындагы 57 нче, 59 нчы йортлар арасында автомобильләр кую урыны ясау мәсьәләсе.
Җыен эш сәгатендә үткәрелү сәбәче идеме,очрашуда нигездә өлкән яшьтәге апалар гына катнашты, алар үзләренең бу мәсьәләгә каршы булуларын сөйләделәр, автомобильләре булган гражданнар әлеге мәсьәләгә карата бәлки үз фикерләрен әйтерләр иде.
–Аларның күбесенең үз гаражлары бар, безнең йортлар янына автомобиль кую урыны кирәк түгел. Ике йорт арасы болай да бик кысан, дигән фикерләрен җиткерделәр. Әмма күпкатлы йорт ул синең шәхси ишегалды түгел. Әмма күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре игътибарсыз калмаячак. Шуңа күрә әлеге йортларда яшәүчеләргә уртак бер карарга килү өчен тагын бер тапкыр җыелып сөйләшү артык булмас.
Очрашуда катнашучылар ишегалды проекты буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.Алар тротуарлар кайдан үтә, хуҗалык корылмалары кайсы урында була, чәчәклекләр, агачлар каламы кебек сораулар яудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев