Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыллардагы эчә торган су белән тәэмин итү объектлары Минзәлә Идарәче компаниясе карамагына күчерелә

Моңа кадәр район авыл җирлекләрендә авыл халкын эчә торган су белән тәэмин итү эшчәнлеге җайга салынмаган иде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

2020 елның ноябреннән су белән тәэмин итү өлкәсендәге коммуналь инфраструктура объектларын концессион килешү һәм озак сроклы аренда килешүләре буенча Минзәлә Идарәче компаниясенә эксплуатациягә тапшыру эше алып барыла.

Әлеге мәсьәлә буенча нинди чаралар үткәрелүе турында Минзәлә Идарәче компания директоры Роман Коротин “Минзәлә-информ”филиалы хәбәрчесенә түбәндәгеләрне сөйләде:

– Муниципаль милекне (48 скважинаны) түләүсез файдалануга тапшыру турында агымдагы елның 1 мартыннан 17 авыл җирлеге башкарма комитеты белән шартнамәләр төзелде. Агымдагы елның 9 мартында «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе белән артезиан скважиналар суларына лаборатор тикшерүләр үткәрү өчен түләүле хезмәт күрсәтү килешүе төзелде.

“Салкын су белән тәэмин итү” хезмәте күрсәтү буенча производство программасы төзелде. Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетына тарифны билгеләү турында гариза җибәрелде. Су белән тәэмин итү буенча физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән килешүләр дә төзелде. Салкын судан куланучылар реестрларын барлап бирү турында авыл җирлекләренә запрослар җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев