Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Азык-төлек кытлыгы турындагы ялган Минзәләдә расланмады

Шәһәр уртасындагы үзем яратып йөри торган азык-төлек кибетләренең берсенә кердем.

Мин әлеге кибеткә даими кереп йөрим: эштән кайтышлый юл өстендә генә, ерак барасы юк, уңайлы. Сатучылары ачык йөз белән һәрбер сатучыны каршы ала. Сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, бик яхшы сәүдә хезмәте күрсәтәләр. Өстәвенә, әлеге кибет безнең филиал белән хезмәттәшлек итә: атна саен район газетасының яңа чыккан саны да сатуга куела.

Кибеттә бернинди ыгы-зыгы юк, берән-сәрән кереп торган сатып алучылар үзләренә кирәк товарны сорап алып чыгып китәләр.

Бу юлы мин ипи алырга дип кергән идем. Гаиләмдәгеләр  Минзәләдә җитештерелгән “Сельский”ипиен ярата, ә үземә Актанышның ак ипие ошый. Шуларны алгач кибет мөдире Галина  Асадуллина белән соңгы вакытта коронавирус аркасында кайбер сәүдә челтәрләрендәге хәл турында сөйләштек.

Безнең өстәмә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.

–Күреп торасыз, безнең кибеттә барысы да  элеккечә. Бар нәрсә урынында.Киштәләрдә көндәлек кирәк булган азык-төлекнең төрледән-төрлесе бар. Әйтик, һәркөнне свежий ипи-сөт  килеп тора, шикәр комы, ярмалар, сыек майлар бар.  Бәяләр элек ничек булса, шул килеш. Дөрес, соңгы көннәрдә төрле ярмалар, көнбагыш майлары, он,тоз, шырпыны халык күпләп ала. Мин моны һич аңламыйм. Сатуда барысы да бар, беткән очракта базадан тагын алып кайтабыз. Гадәттәгечә эшлибез: иртәгә товар алып кайта торган көн, кибет хуҗасы Рамилә Галиевага нинди товарлар алып кайтырга заказ бирдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев