Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бала өчен горурлыкны һәркем үзенчә аңлый

Минзәләдә, спорт мәктәбендә шөгыльләнгән балалары белән, ярыш булган шәһәрләргә һәрвакыт барырга әзер булган әти — әниләрне беләбез.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Футболда, хоккейда да бар алар. Волейбол турнирлары Минзәләдә үткәндә әти — әниләр генә түгел, әби — бабайларны күргәлим. Кирәк икән — форма өчен акча түгү, кайбер секция — түгәрәкләр өчен түләү бернинди каршылыксыз башкарыла.
Бу юлы сүзебез Илнур Вәлиев хакында. Малае Рүзил ярышларга кайда гына бармасын, әтисе аның янында иде. Контроль өчен генә түгел, киеренке мизгелләрдә терәк була белергә дә кирәк.
Малае өчен горурлык аны Казанга бүләкләү тантанасына да алып барды. Рүзил Вәлиев 2025 елдагы уңышлары өчен Татарстан спорт министрлыгының Грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев