Балаларның иҗадый сәләтләрен үстерүгә ничек ирешеп була
Көн темасы

Балаларның иҗадый сәләтләрен үстерүгә ничек ирешеп була

“Умырзая” реабилитация үзәгендә инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның иҗадый сәләтләрен үстерү, аларны җәмгыятьтә адаптҗацияләүгә булышлык итү максатыннан “Булачак һөнәр атласы” дигән уен модуле үткәрелде. Әлеге чара “ТНВ” хәрәкәте белгечләре һәм Казан университеты талантлары остазлары белән берлектә оештырылды.

Уен модуле күрү сәләте белән проблемалары булуган балалар белән үткәкрелде. Бирегә инвалид балалар һәм шәһәрдәге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары чакырылыган иде.

Әлеге чара балалар фильмын күрсәтүдән башланды, аны “Победа” кинотеатры белгечләре күрсәттеләр.

Балалар уен модулен мавыгып карадылар. Алар әти-әниләре белән бергәләп уен аша башлангыч капитал эшләргә омтылдылар, үзләренең шәхси үсеш планнарын билгели алдылар.

“Умырзая” реабилитацияләү үзәгендә үткәрелгән әлеге чара профориентация эше буенча мастер-класс белән төгәлләнде. Кунаклар иҗадый осталык занятиеләрендә инвалид-балалар кулы белән ясалган сувенирлар алдылар.

 


Нет комментариев