Беренче мәктәптә кабинетлар җиһазлана башлады
Көн темасы

Беренче мәктәптә кабинетлар җиһазлана башлады

Төзелеш эшләре бара торган объектларның иң мөһиме- шәһәрдәге беренче мәктәп.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Район башлыгы Айдар Салахов атналык контрольне шуңа да мәктәптә баручы эшләрнең торышы белән танышудан башлый. Биредә эшләүче һәрбер оешма җитәкчесе атна эчендә башкарылган күләм буенча отчет тотты. Мәктәп бинасында төзүчеләр эшне 16 августка тәмамларга тиешләр. Тирә-ягын тәртипкә китерү буенча сораулар да, хәл итәсе прблемалар да шактый әле. Бу хакта мәктәп директоры Ольга Ильина сөйләде:
-Безнең коллектив төзекләндерү эшләрендә актив катнаша. Ремонт беткән кабинетларны бизәү, комплектлау эшенә керештек. Спонсорлар ярдәме белән дә, сметада каралган җиһазлар кайту дәвам итә. Мәктәп тирәсендәге күрше йортларның, үзебезнең территорияне тәртипкә китерүдә ярдәм кирәк кирәк иде.

Айдар Салахов проблеманы хәл итүне киңәшмәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевкә контрольгә алырга йөкләде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевка, исә, кабинетларны заманча җиһазларга бик җаваплы карарга кушты. Яңартылган бинада иске компьютерлар булырга тиеш түгел, диде район башлыгы.


Нет комментариев