Беренче урта мәктәпне тантаналы ачуга санаулы көннәр калып бара
Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планеркалар үткәрде.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Шәһәрнең беренче мәктәбендә, балалар поликлиникасында, Изыскательләр урамында күпкатлы йортлар ишегалларында төзелеш, капремонт, төзекләндерү буенча җаваплы оешмалар җитәкчеләре белән эш барышын карап чыктылар.
Беренче урта мәктәпне тантаналы ачуга санаулы көннәр калып бара. Капремонт кысаларында мәктәптәге барлык инженерлык коммуникацияләре, җылылык системалары яңартылды, ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Хәер, мәктәп эчендәге һәм тышкы яктагы үзгәрешләрне, башкарылган эшләрне санап чыгу мөмкин түгел. Чөнки мәктәптә капремонт, кабинетларны җиһазлау, территорияне төзекләндерү эшләре берничә программа буенча башкарыла.
Хәзер тулы куәткә мәктәп эчендә эчке бизәү эшләре, бинаның иске өлешендәге фасадны реставрацияләү һәм территорияне төзекләндерү бара. Беренче урта мәктәптәге капремонт аның тирә-ягындагы инфраструктурага да йогынты ясый: мәктәпнең территориясе асфальтланачак, яктыртычлар урнаштырылачак. Мәктәп коллективы үтенече буенча ике урында өстәмә автопарковка ясала. Ә Ленин урамыннан башлап Гурьянов урамына кадәр җәяүлеләр зонасы булдырыла.
–Подрядчы оешмаларның, төзүчеләрнең бурычы – графиктан тайпылмау, объектны тапшыру срогына сыешу һәм эшләрне сыйфатлы башкару, – диде район башлыгы Айдар Салахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев