Беслан трагедиясен Минзәләдә дә онытмыйлар
Җиңү паркында үткән митинг Беслан трагедиясен, анда һәлак булган балалар, әти- әниләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алуга багышланган иде.
(Илдус Шаһиев, «Мензеля — информ»)
Митингның төп темасы- террорга каршы көрәшкә теләктәшлек күрсәтү.
Бесланда террорчылар яңа уку башланган көнне, мәктәпкә җыелган һәркемне кулга төшереп, үз таләпләрен куялар.
Спорт залындагы балалар, олылар ике тәүлек хәтта сусыз утыралар.
Террорчыларның шундый явызлыгы аркасында өч йөздән артык кеше һәлак була. 186 баланың гомере өзелә.
Мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар катнашкан митингта район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Рәмзил хәзрәт чыгыш ясады.
«Террорчыларның явызлыкларын берничек тә аклап булмый. Аларга каршы торуның бердәнбер юлы- бердәм булу. Бердәм булу өчен трагедияләрге, аеруча Бесланда булганын онытырга ярамый», — диде Марк Токарев «Мензеля- информ» хәбәрчесенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев