«Без бергә» республика фестиваленең муниципаль этабында 90 конкурс номеры тәкъдим ителде
Көн темасы

«Без бергә» республика фестиваленең муниципаль этабында 90 конкурс номеры тәкъдим ителде

Быел фестивальнең тематикасы гаилә елына багышланган иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Фестиваль Минзәлә шәһәренең район мәдәният сараенда узды. Анда районның 17 гомуми белем бирү оешмасыннан 90 конкурс номеры тәкъдим ителде.
Фестивальдә гомуми белем бирү оешмалары укучылары, өстәмә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре, Минзәлә мәктәп-интернаты укучылары катнашты.
Шулай ук мәдәният сарае фойесында конкурс-күргәзмә дә узды.


Муниципаль этапта җиңүчеләр 7 мартта Алабуга шәһәрендә узачак фестивальнең зона этабында катнашачак.


Нет комментариев