Бүген Минзәлә районының унберенче сыйныф укучылары имтихан тапшырды
Көн темасы

Бүген Минзәлә районының унберенче сыйныф укучылары имтихан тапшырды

11 нче сыйныф укучылары рус теленнән булган бердәм дәүләт имтиханын 3 нче урта мәктәп базасында язды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

 Әлеге имтихан барлык укучылар өчен дә мәҗбүри булган беренче сынау. 31 май көнне унберенче сыйныфлар сайлап алган фәннәре буенча имтихан тапшырганнар иде.

Әлфия Солтанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:

–31 май көнне унберенче сыйныф укучылары үзләре сайлап алган әдәбият, химия, география фәненнән имтихан тапшырганнар иде. Әлеге фәннәр буенча имтиханны безнең районнан 18 бала тапшырды. Рус теле буенча имтиханны 68 укучы тапшыра, шуларның 8 е – дәүләт чыгарылыш имтиханын бирде (ГВЭ), ягъни алар урта махсус уку йортларына керергә теләк белдерүчеләр. 60 бала бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Имтихан 3 нче урта мәктәпнең икенче катында уза, 6 аудитория әзерләнде. Имтихан ике өлештән тора: тест өлеше һәм иҗади өлеш. Моның өчен балаларга 3 сәгать 30 минут вакыт бирелә. Имтихан тапшыру барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә таянып үткәрелә.

Розалия Сабирзянова, 11 нче сыйныфларның җитәкчесе:

–Хуҗәмәт урта мәктәбеннән имтиханга 4 укучы алып килдем. Балалар бик дулкынланалар, имтиханга бик җаваплы карыйлар. Уку елы дәвамында бик тырышып әзерләнделәр, Минзәләдә узган “Школа по подготовке к ЕГЭ” га да даими килеп йөрделәр. Уку дәверендә алган белемнәрен файдаланып, яхшы баллар туплап, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләп калам.

Галина Титова, 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

–Бүген балалар өчен бик җаваплы көн. Аларның һәрберсенә уңышлар юлдаш булсын дип телим. Район укучылары арасында 100 балл җыючы укучыларыбыз күбрәк булсын.


Нет комментариев