Бүген, 19 нчы август кояш баегач, мөселман календаренең беренче ае булган - мөхәррам башлана. Әлеге ай җитү белән һиҗри буенча яңа 1442 елга аяк басабыз.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Мөселманча яңа ел турында безгә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков сөйләде:
- Динебездә ел хисабы башлангычы итеп һиҗрәт вакыйгасы алына. Һиҗрәт, ягъни Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның салават вә сәламе булсын) һәм сәхәбәләрнең Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчүләре. Чөнки нәкъ менә һиҗрәттән соң дин тотучылар тормышында яңа этап башлана, нурлы Мәдинә шәһәрендә беренче ислам үзәге барлыкка килә.
Хәзрәт “шушы айда кылган гамәл-гыйбәдәтебезнең саваплары бермә-бер арттырыла, ләкин шул ук вакытта кылган яманлыклар, гөнаһлар да күбәйтелеп языла”, дип искәртте.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев