Бикбау авылындагы очрашу
Көн темасы

Бикбау авылындагы очрашу

Апрель ае – бөек Тукай ае, шигьрият ае. Бөек шагыйребезгә багышлап 13 апрель көнне Бикбау авылы мәдәнят йортында ямьле Ык суларыннан көч - куәт алып, иҗатларын матур Бикбау авылы табигатенә, кешеләренә багышлаган язучылар белән очрашу булды. "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип аталган бу очрашуда авылыбызның каләм осталары Зөләйха апа Закирова, Энҗе Усманова, Азат Мәрдәннең тормыш иптәше Кадрия ханымнар катнаштылар.

Очрашу авыл китапханәсендә  башланып  бик үзенчәлекле һәм бик кызыклы үтте.

Зөләйха апа белән очрашу- ул шагыйрь белән очрашу гына түгел, озак күрешми торган  авылдашларның  да очрашуы. Аның иҗаты белән  Тукай районы Боерган авылы итапханәсендә эшләгән Сәлимиова Флүзә таныштырды.

Энҗе Усманованы районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен.  Ул  үзе язган шигырьләренә көйләр дә язучы автор буларак танылган шагыйрә. 

Аларның иҗат дуслары - район  композиторы, җырчы Рөстәм Әхмәтханов һәм авылыбызның гүзәл сандугачы Айгөл Газетдиновалар шагыйрьләребез иҗатын безгә җырга эверелдереп яңгыраттылар.

Кадрия ханым авлыбызның тагын бер күренкле кешесе турында сөйләде. Инде үзе бу очрашуда катнаша алмаса да, авыл аны онытмаган, аның шигырьләрен халык яратып тыңлый. Кичәдә Энҗе Усманованың Азат Мәрдәнгә багышланган  “Авылыбызның Тукае” дигән шигыре яңгырады.

Ниндидер бер сәбәпләр аркылы  очрашуга кайта алмаган авылдаш иҗат итүчеләрнең  да шигырьләре тыңланды. Шулай да, без аларны икенче юлы утәчәк очрашуларда, узләрен күрербез, алар иҗаты белән якыннанрак танышырбыз дип өмет итеп калабыз.

 Авыл халкы мондый кичәләргә бик  сусаган, бик теләп катнашты.

Кичэбез Габдулла Тукайнын татар халкының гимны булган "Туган тел" җыры белэн тәмамланды.

Липина Марсельеза, Минзәлә үзәк китапханәсе


Нет комментариев