Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов Тупач авылының шахмат сөючеләренә уникаль бүләк ясады

23 февраль хөрмәтенә узачак турнирга тагын 4 шахмат тактасы кайтачак

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Тупач авылында 23 февраль –Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат турнирына әзерлек бара. Шул уңайдан әлеге турнирның инициаторы һәм иганәчесе, авылның терәге, “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов авыл клубына кулдан ясалган затлы бүләк – шахмат фигуралары һәм тактасы бүләк итте.

- Бүләкне Фәрит Муллагали улы Актаныштан ук үзе алып килде. Авылыбызның шахмат сөючеләренә бу зур бүләк булды, алар моның өчен нык рәхмәтле. Турнирга исә ул тагын 4 шахмат тактасы бүләк итәчәк,- дип хәбәр итте Тупач авылы китапханәчесе Лилия Миңнеханова.

Турнир авыл кешеләре арасында узачак, җиңүчеләр Фәрит Салихов әзерләгән бүләкләргә лаек булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев