Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы мөхтәсибәтендә быелгы Рамазан ае турында сөйләделәр

13 апрель көнне – уразаның беренче көне

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков быелгы Рамазан ае тәртибе хакында хәбәр итте:

- Ураза 13 апрельдә башланып, 12 майда тәмамланачак. Шул рәвешле Ураза бәйрәме 13 майда булачак. Зәкәт түләү өчен нисаб 310 мең сум итеп билгеләнде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы күләме (зәкят әлфитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум, - дип хәбәр итте.

Сәламәтлекләре ураза тотырга яки аны башка вакытта каза кылып үтәргә мөмкинлекләре булмаучыларга фидия күләме һәр көн өчен 200 сум булачак.

Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында өстәмә хәбәр булачак.

Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр саны, фидия һәм фитр сәдакаләре күләме ТР Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев