Минзәлә районы җирләрендә Чаллыда яшәүчеләрнең бакчачылык ширкәтләре бар иде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Хәзер Минзәләгә күченүчеләр саны артырга мөмкин. Чөнки Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләргә район авылларыннан участоклар бирергә җыеналар.
Участок бирү төзи башлау дигән сүз түгел, шулай да 469 гаиләгә авыл җирлекләреннән урын табылган инде. Аю җирлегендә иң күбесе — 145 участок. Коноваловкада — 63 (иң күбесе Ашпала авылы янында) .Исемлектә Иске һәм Яңа Маҗын, Николаевка, Матвеевка, Әтрәкле, Воровский бистәсе җирлекләре дә бар.
Нет комментариев