Бүген Минзәләдәге концертны карарга хәтта Чаллыдан бер автобус кеше килде.
Сәбәпчесе хезмәте белән фәннәр докторы дәрәҗәсенә ирешкән,әмма күңеле белән илһамият диңгезендә йөзгән Филүс Хисаметдинов иде. Минзәләдә ул икенче тапкыр иҗат хисабы белән чыгыш ясый. Актанышта туып үссә дә Минзәлә белән язмышы нык бәйле аның. Чаллы тамашасысының Минзәлә килүгә сәбәбе бар-шактый вакыт Челны-бройлерда эшләгән. Чаллыда алар Органик Групп идарәче компания җитәкчесе Илдар Гимадиев белән бергә эшләгәннәр. Минзәлә театры бинасында үткән концертта килгән берәү дә оттырмады. Илдар Гимадиев ярдәме белән бик әйбәт концертны (катнашучылар исемлеге афишада) бушлай карады. Сүз уңаенда, җырлар арасында моңсулары да, ритмлылары да булды.
Нет комментариев